Габитова З.Г. » 22 ноя 2018, 04:23
(татар мәктәпләре өчен)
9-Т-2015
1. Сүзләрдә ничә хәреф, ничә аваз бар?
Гөмбә, игълан, кәгазь, кыйммәт, олыгаю, тәэмин, сурәт, фидакарь, юкә, яңа.
2. “Ирен-ирен, ярымйомык, сонор тартык” сыйфатламасы нинди авазга туры килә?
3. Мәсьәлә, мәсьүл сүзләрендә ь хәрефе ни өчен куела?
4. Әнкәй (әйтелештә [әңкәй]). Бу сүз нинди орфографик принципка нигезләнеп язылган?
5. Сүз ясагыч кушымча ярдәмендә генә ясалган сүзләр төркемчәсен күрсәтегез.
а) тугандаш, шәһәрчек, алтынчы, дуслык, илем;
ә) аша, көчсез, шатлык, уйчан, русча;
б) сыерчык, ташчы, салмак, сусыл, укучы
в) ачкыч, килде, алсу, туганны, балалар.
6. Ульяновск, Ижевск ялгызлык исемнәрен килеш белән төрләндерегез.
7. Түбәндәге җөмләләрнең берсендә хәбәрлек сүз бар. Шуны билгеләгез.
а) Син хәзер үк безгә бар.
ә) Бар да сүзләреңне әйт.
б) Барысы да килеп җитсеннәр.
в) Аларга әйтәсем сүзем бар да.
г) Тизрәк бар инде.
8. Бер составлы исем (атау) җөмләне билгеләгез.
а) Августта җиләк-җимеш пешә.
ә) Игеннәр өлгереп килә.
б) Урманнарда гөмбәнең иң мул чагы.
в) Гөлҗимеш, балан, шомырт җыела.
г) Кара бөрлегән, чикләвек биредә.
9. Кояш күтәрелеп, көн җылына барган саен, боз юкара. (И.Низамов) Бу җөмләнең төрен билгеләгез, схемасын төзегез.
10. Татар телендә бер генә аваздан торган сүзләр бармы? Булса, мисаллар языгыз.
11. Ул Шәркый Төркестандагы Бишбалык (балык – борынгы төрки телдә шәһәр дигән сүз) төбәгендә Х гасырда язылган. Авторы – Сынгку Сели Тудунг дигән кеше. Сүз нинди ядкәр турында бара?
а) «Алтын ярук» б) «Көмеш балык»
ә) «Диване лөгәть ит-төрк» в) «Котадгу белек».
12. Чагыштыру кайсы юлларда чагылыш тапкан? Шул юлның астына сызыгыз.
«Ачуым килеп үкердем,
Арысландай күкрәдем.
Алыплар башын турадым, –
Инде мине кем тотар?!».
13. «Белем һәм акыл, − ди Йосыф Баласагунлы, − кеше итә, ә ул сыйфатлар юк икән, ул ... мисалында». Күпнокталар урынына тиешле сүзне куеп языгыз.
а) фәрештә б) хайван
ә) әүлия в) ат
14. «Бөек кыйсса – мәңгелек истәлек. Мин саклармын, Гали, синең китабыңны. Мин өйрәнермен, мин укырмын, Кол Гали, синең Йосыф атлы батыр ир белән Зөләйха атлы гүзәл кыз турындагы тиңсез җыруыңны». Бу юллар нинди әсәрдән?
а) Кол Гали «Кыйссаи Йосыф» поэмасы
ә) Г. Тукай «Печән базары яхуд Яңа Кисекбаш» поэмасы
б) Н. Фәттах «Кол Гали» драмасы
15. Дастан жанры өчен нинди сыйфатлар хас? Аларның төрләрен атагыз. Һәр төргә мисаллар китерегез.
16. «Кодекс куманикус» ядкәренең төрен дәрес билгеләгез.
а) сүзлек б) сәяхәтнамә
ә) ярлык в) каберташ язмасы.
17. Сәйф Сараиның «Гөлестан бит-төрки» әсәре кемнең нинди әсәре йогынтысында язылган?
18. Нәрсә ул нәзыйрә? Нәзыйрә ысулы белән язылган әсәрләргә мисаллар китерегез.
19. «Идегәй» дастанында кемгә түбәндәгечә характеристика бирелә:
«Биш яшенә килгәндә Сигез-тугыз булганда,
Җантимернең биш угыл – Сигез тукмак сындырып,
Бишенә дә баш булды. Туң тимергә кул орды,
Алтысында ат менде, Унга җитте – ул булды,
Җидесендә җәя тартып, Ул ни дисә шул булды».
Җиде тотам ук атты.
а) Идегәйгә б) Аксак Тимергә
ә) Туктамыш ханга в) Субра картка.
20. Мәхмүд Болгариның “Нәһҗел-фәрәдис” ядкәрендә урын алган “Шәйх Ибне Гыймран һәм казый” хикәятендә төп геройларның берсе төш күрә: халыкның бер өлеше оҗмахка, икенче өлеше тәмугка бара. Казый оҗмах капкасына килә. Эчтә бик матур өй. Казый анда узарга тели. Әмма аны фәрештәләр туктата. Шунда казый бу гамәлнең сәбәбен сорый. Фәрештәләр аңа болай ди: «Бу өй синеке иде. Әмма син шәйх Ибне Гыймранның үтенечен канәгатьләндермәдең. Шуның өчен Хак Тәгалә бу өйне яһүдкә бирергә фәрман кылды». Сорау: Ибне Гыймран казыйга нинди үтенеч белән килгән була?